«ЖЭУ-3» ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәртибен бозу турында

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Тимирязев урамындагы 52 нче йортта яшәүченең «ЖЭУ-3» ҖЧҖ идарәче оешмасы офисында мәгълүмат ачылмавына кагылышлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, Әлмәт районара торак инспекциясе (алга таба – ӘРТИ) тарафыннан «ЖЭУ-3» ҖЧҖгә карата күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга карата төбәк дәүләт лицензия контроле кысаларында планнан тыш инспекция визиты үткәрелде. Тикшерү вакытында ачыкланганча, ТР, Әлмәт шәһәре, Муса Җәлил урамы, 11а йорт адресы буенча урнашкан офиста Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәртибе турында» 15.05.2013 ел, № 416 карары нигезендә 2 нче бүлмәдә ачылырга тиешле мәгълүмат белән мәгълүмат стенды юк.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча «ЖЭУ-3» ҖЧҖ юридик заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм Әлмәт РТИ тарафыннан чыгарылган күрсәтмә нигезендә «ЖЭУ-3» ҖЧҖ идарәче оешмасының мәгълүмат стенды тиешле таләпләргә туры китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International