Күпфатирлы йортларның түбәләрен һәм йорт яны территорияләрен кардан һәм боздан чистартуны контрольдә тоту

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Ел саен Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан түбәләрдә, балкон һәм подъезд кыекларында, йорт яны территорияләрендә бозлар, боз сөңгеләре һәм нормативны арттырып тулган кар булу-булмавына карата сайланма рәвештә торак фонды тикшерелә.

2023 елның гыйнвар-март айларында Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында барлыгы 410 күпфатирлы йорт сайланма рәвештә тикшерелде. Хокук бозулар 82 күпфатирлы йортта ачыкланды.

Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген тормышка ашырганда йорт яны территорияләрен, торак йортларның түбәләрен һәм балконнарны гражданнарның иминлеге өчен куркыныч тудыра торган кардан, боз сөңгеләреннән вакытында чистартуны тәэмин итү өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозмаска кирәклеге турында 17 кисәтү кертелде.

Барлык кисәтүләр буенча хокук бозулар билгеләнгән срокларда бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International