Коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләгәндә кулланучы хокукларын бозу турында

2023 елның 21 марты, сишәмбе

          Түбән Кама районара торак инспекциясе Түбән Кама шәһәренең Менделеев урамындагы 26 нчы йортта яшәүченең электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтү өчен исәпләнгән түләүләрнең законлылыгына кагылышлы мөрәҗәгатен карады.

Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән документар тикшерү буенча ачыкланганча, «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан «Жилье» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе хезмәткәрләре гаебе белән 89 нчы номерлы фатирда электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт өчен түләү кулланучы тарафыннан тапшырылган, индивидуаль исәпкә алу приборының факттагы күрсәткечләренә туры килмәгән күрсәткечләр буенча башкарылган. Нәтиҗәдә, түләүгә нигезсез рәвештә арттырылган сумма күрсәтелгән.

Тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган хокук бозулар буенча «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру»  буенча кисәтү рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Түбән Кама районара торак инспекциясенең «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ адресына белдерелгән,  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 06 маендагы 354 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрендә билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турындагы кисәтүе буенча мөрәҗәгать итүчегә электр белән тәэмин итү хезмәте буенча коммуналь хезмәткә 714,99 сум күләмендә киметеп, түләү яңача исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International