Идарәче компаниянең эш итмәве штрафка китерә!

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Чаллы районара торак инспекциясе адресына Цветочный бульвары буенча урнашкан 1 нче йорттагы фатир хуҗасының түбәдән су үтүе турындагы мөрәҗәгате алынды.

Контроль-күзәтчелек чарасы кысаларында инспектор түбә япмасының төзексез булу фактын ачыклады, бу хәл фатирны су басуга сәбәп булган.

Гомумйорт милкен карап тотуда һәм эксплуатацияләүдә җибәрелгән бозулар өчен «Ремжилстрой» ҖЧҖ Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Эшне карау барышында хокук бозуның административ җаваплылыгын йомшартучы шартлар билгеләнмәде. Юридик зат 125 000 сумлык штрафка тартылды.

Хокук бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә инспекция контролендә тора.

  Матди зыянны каплау өчен гариза бирүчегә судка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International