«Челныстройремонт» ИО ҖЧҖ җаваплылыкка тарту

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Мәскәү проспекты буенча №175 күпфатирлы йортта мөрәҗәгать итүченең торак урынын түбәдән үтеп, су баскан. Милекче «Чаллыстройремонт» ҖЧҖнең диспетчерлык хезмәтенә әлеге хәл турында хәбәр иткән, анда исә әлеге җитешсезлекне теркәү срогын бозганнар. Фатирны тикшерү акт төзүнең рөхсәт ителгән чик сроклары тәмамлангач гамәлгә ашырылды, гаепле як Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка шуның өчен тартылды да инде.

         Су агу туктатылды, акт төзелде. Матди зыянны каплау өчен милекчегә судка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International