Әлмәт районара торак инспекциясендә Ватанны саклаучылар көне алдыннан махсус операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю буенча акция үткәрелде. Кыска вакыт эчендә хезмәткәрләр солдатлар өчен иң кирәкле әйберләрне җыйдылар. Хезмәткәрләрнең балалары солдатлар өчен хатлар яздылар һәм рәсемнәр ясадылар.
Инспекторлар бөтен ярдәмне Әлмәт шәһәренең Иҗтимагый ярдәм штабына тапшырдылар