Мөрәҗәгать итүченең Цветочный бульвары буенча 1 нче күпфатирлы йортның су алу нокталарына бирелә торган кайнар су белән тәэмин итү температурасының туры килмәве турындагы мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында мөрәҗәгатьтә бәян ителгән дәлилләр расланды.
«Ремжилстрой» идарәче компаниясе тарафыннан халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү өлешендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре бозылган.
Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозган өчен «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды, 5,0 мең сум штраф салынды.
Бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә Инспекция контролендә тора.