2023 елның 11 февралендә Чаллы районара торак инспекциясе коллективы «Татарстан чаңгы юлы-2023» массакүләм ярышларында катнашты. Ярышлар «Прибрежный» паркында узды. Әлеге чараның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм Россия гражданнарын физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү тора.