Татарстан чаңгы юлы – 2023

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

«Татарстан чаңгы юлы» дистәләрчә еллар дәвамында спортның иң популяр һәм массакүләм төрләренең берсен яратучыларны берләштерә. Бу якты, күләмле кышкы бәйрәмнең данлыклы тарихы бар, аны төрле буын чаңгычыларының легендар исемнәре һәм казанышлары бизи. «Татарстан чаңгы юлы» елдан-ел илнең спорт тормышында әһәмиятле вакыйга була бара. Актив ял яратучыларның күбесе стартка чыга, алар өчен физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнү яшәү рәвеше булып тора.

         Әйтик, 11 февральдә Бөгелмәдә «Татарстан чаңгы юлы – 2023» массакүләм чаңгы ярышы старт алды.  Тизлек һәм вакытка яңа рекордлар куйганчы, бөгелмәлеләр ярышларны ачу тантанасында катнашты.

        Өч меңнән артык кеше массакүләм чаңгы ярышын ачу тантанасына җыелды. Монда мәктәп укучылары, студентлар һәм өлкән яшьтәге спорт сөючеләр арасында гаммәви ярышлар узды. Моннан тыш, ярыш кысаларында теләге булган һәркем чаңгы спорты буенча төрле яшь категорияләрендә ГТО нормаларын да тапшыра алдылар.

         Биш чакрымлы арага барлык теләүчеләр дә чыкты.   «Татарстан чаңгы юлы – 2023» массакүләм чаңгы ярышында Бөгелмә районара торак инспекциясе хезмәткәрләре дә актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International