Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 12 мартындагы 353 номерлы карарына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 12 сентябрендәге 1589 номерлы карарының аерым нигезләмәсенең үз көчен югалтуын тану турында» 2023 елның 23 гыйнварындагы 63 номерлы карары нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия биргән, лицензияләр реестрына үзгәрешләр керткән өчен 2023 ел ахырына кадәр дәүләт пошлинасын түләү таләп ителми.
Әлеге документ рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керде (Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты http://pravo.gov.ru - 26.01.2023).
2023 елның 1-25 гыйнварында 2023 елда бирелгән гаризалар буенча дәүләт пошлинасын түләгән очракта, мондый дәүләт пошлинасын түләүче акчаны кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Салым кодексында күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиянең гамәлдә булу срогын озайткан өчен дәүләт пошлинасын түләү каралмаган (РФ Салым кодексының 333.33 ст. 1 пунктындагы 92 пунктчасы).