Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан «ВКС» АҖ карата планнан тыш тикшерү үткәргәндә Биектау районы Алат авылындагы торак йорт милекчесе мөрәҗәгате буенча салкын су белән тәэмин итү өчен түләүне исәпләгәндә бозулар ачыкланды: нигезләр булмаган килеш су сипкән өчен түләү хисапланган.
Торак йортның салкын суны индивидуаль исәпкә алу приборы белән җиһазландырылуы ачыкланды, әмма бу исәпкә алу приборының тикшерү вакыты чыккан.
Индивидуаль исәпкә алу приборын тикшерү сроклары беткән очракта, түләү түбәндәге ысулларның белән башкарылырга тиеш: 3 ай дәвамында уртача айлык куллану күләме буенча, ә аннары норматив буенча.
«ВКС» АҖ тарафыннан салкын су белән тәэмин итү өчен түләү исәпләнгән, шул ук вакытта, өстәмә рәвештә, түләү куллануның уртача күләме буенча исәпләнергә тиешле беренче хисап чорыннан башлап "су сиптерү" өчен норматив буенча хисапланган.
Шулай итеп, су сиптерү өчен норматив буенча түләү исәпләүдә «ВКС» АҖ гамәлләрендә торак законнарының мәҗбүри таләпләрен бозу билгеләре бар.
Билгеләнгән тәртиптә «ВКС» АҖ адресына торак законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм «су белән тәэмин итү» коммуналь хезмәтләре өчен түләү исәпләүне билгеләнгән таләпләргә туры китерү турында кисәтү белдерелде.
«ВКС» АҖ күрсәтелгән кисәтүне үтәү йөзеннән торак йорт милекчесенә «салкын су белән тәэмин итү» коммуналь хезмәте өчен түләүне яңадан исәпләде (кире кайтарып биргән).