Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплаганда «ПЖКХ» ИК ҖЧҖ тарафыннан җибәрелгән җитешсезлекләр турында

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе халыкның күмәк мөрәҗәгате буенча планнан тыш уздырылган тикшерү барышында Татарстан Республикасы Лаеш районы, Татар Кабаны авылында каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару эшләренең оештырылмавы, контейнер мәйданчыгының булмавы ачыкланды. Шул ук вакытта «ПЖКХ «ИК» ҖЧҖ каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәт өчен түләү исәпләп барган.

Шулай итеп, «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ гамәлләрендә, контейнер мәйданчыгы булмаган килеш, каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгаруның башка ысулы да булмыйча торып, әлеге коммуналь хезмәт күрсәтүгә түләү хисаплауда һәм алдагы чорга өстәмә түләү исәпләүдә чагылдырылган җитешсезлекләр булуы урынлы.

Булган вәкаләтләр нигезендә «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ адресына торак законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү белдерелде.

«ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ тарафыннан, белдерелгән кисәтүгә җавап итеп, каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару авыл җирлеге составына кергән башка торак пунктларның контейнер мәйданчыкларыннан башкарыла, шуңа бәйле рәвештә төбәк операторы тарафыннан чаралар күрелми дигән мәгълүмат бирелде. Әмма «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ күрсәтелгән торак пунктлар Татар Кабаны авылыннан 5-10 км ераклыкта урнашкан.

Гражданнарның хокукларын бозылуга юл куймау һәм шундый ук хокук бозуларны булдырмау максатларында мәгълүмат Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасына компетенция чикләрендә чаралар күрү өчен җибәрелде.

Моннан тыш, гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатларында, хәзерге вакытта билгесез затлар даирәсенең хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен яклап судка дәгъва гаризасын әзерләү эше алып барыла.

        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International