Күпфатирлы йортларда 2022 елда гомуми мөлкәтне капиталь ремонтлау турында

2023 елның 3 феврале, җомга

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын тормышка ашыруның кыска сроклы планы нигезендә 2022 елда Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы муниципаль районнарында 81 күпфатирлы йортта ремонт башкарылган, шулардан:

Азнакай муниципаль районы – 21 йорт, Баулы муниципаль районы – 6 йорт, Бөгелмә муниципаль районы – 21 йорт, Лениногорск муниципаль районы – 25 йорт, Ютазы муниципаль районы – 8 йорт.

 Россия Федерациясе Торак кодексының 166 статьясында рөхсәт ителгән эшләрнең үз вакытында башкарылуын һәм башкарыла торган эш төрләренең Россия Федерациясе Торак кодексының 166 статьясында рөхсәт ителгән эш төрләренә туры килүенә контрольлек башкарганда, шулай ук күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәтен капиталь ремонтлау буенча эшләрне башкарганда подрядчы оешмалар тарафыннан куркынычсызлык техникасы үтәлешен карау буенча Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан гомуми мәйданы 1096,0 мең м² булган 356 торак йортта тикшерү уздырылды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, капиталь ремонт эшләрен башкару сыйфатын һәм  срокларын бозу очракларын бетерү максатында, Баулы, Бөгелмә, Ютазы муниципаль районнары башкарма комитетлары аша техник заказчы вәкиленә тугыз кисәтү белдерелде. Барлык хокук бозулар бетерелгән, кисәтүләр үтәлгән. 

485267,0 мең сумлык 344 башкарылган эш акты кабул ителде. Гомуми мөлкәтне капиталь ремонтлау буенча эшләр күпфатирлы йортларда тәмамланды, кабул итү комиссияләре карары белән 81 күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International