Торак фондына планлы һәм планнан тыш тикшерүләр уздыру барышында Бөгелмә районара торак инспекциясе (алга таба – Бөгелмә инспекциясе) инспекторлары тарафыннан инспекциягә беркетелгән районнарда (Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы) 2022 елда гомуми мәйданы 713,9 мең кв. метр булган 223 күпфатирлы йорт каралды. Тикшерүләр барышында торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы бозылуның 268 очрагы ачыкланды.
300 башкару документы бирелде:
- актлар – 50;
- күрсәтмәләр – 21;
- беркетмәләр – 24;
- карарлар – 37;
- кисәтүләр – 168;
- кисәтмәләр – 37.
160,5 мең сумлык штраф санкцияләре белдерелде.
- торак биналарның милекчеләренә карата – 31,0 мең сум;
- торак фондына хезмәт күрсәтүче предприятиеләргә карата – 129,5 мең сум.
Штраф санкцияләре буенча алынган фактик күләм – 156,5 мең сум. Штрафларны түләү дәрәҗәсе 98% тәшкил итте.
2022 елда бәя чагылышында контрольлектәге затларга белдерелгән күрсәтмәләрне һәм кисәтүләрне үтәү буенча 8552,847 мең сумнан артык суммага гомумйорт мөлкәтен ремонтлау эшләре башкарылды.
Бөгелмә инспекциясе тарафыннан планнан тыш контроль-күзәтчелек чаралары үткәрелде: контрольлектәге зат белән хезмәттәшлек итеп – 6 тикшерү, контрольлектәге зат белән бәйләнешкә кермичә 82 тикшерү үткәрелде.
Административ җәзаны үтәүдән читләшкән өчен физик затларга карата Бөгелмә инспекциясе тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.25 ст. буенча 2 беркетмә төзелде, алар Бөгелмә җәмәгать судына һәм административ штрафларны мәҗбүри түләттерү өчен суд приставлары хезмәтенә җибәрелде.
2022 елда Бөгелмә инспекциясенә тикшерүдә тотылган районнардагы гражданнардан 584 мөрәҗәгать керде, аларда торак фондының канәгатьләнерлек булмавы һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз күрсәтелүе турында 631 мәсьәлә күтәрелә. Барлык мөрәҗәгатьләр дә 59-ФЗ номерлы, 294-ФЗ номерлы һәм 248-ФЗ номерлы федераль законнар таләпләре нигезендә вакытында каралды.
Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча Бөгелмә инспекциясе тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Торак урыннардан файдалану кагыйдәләрен бозу» 7.21 ст. 2 өлеше буенча 12 беркетмә төзелде, гомуми суммасы 24,0 мең сумлык административ штраф салу турында 12 карар чыгарылды.
2022 елда Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан, мәҗбүри норматив таләпләрне бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 168 кисәтү кертелде.
Расланган график буенча әлеге чорда 18 профилактик визит үткәрелде.
Профилактик визитлар барышында юридик зат эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр, аның эшчәнлегенең хәтәрлек критерийларына туры килүе, контрольлек объектының тиешле хәтәрлек категориясенә керү критерийларыннан чыгып тикшерү (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында хәбәр итеп, профилактик әңгәмәләр үткәрелде.