Торак урыннарын үзирекле тәртиптә планлаштыру

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Бөгелмә шәһәре, С.Сәйдәшев урамы, 40 нчы йортта яшәүче ханымнан Бөгелмә районара торак инспекциясенә торак урынны рөхсәтсез яңадан планлаштыру мәсьәләсе буенча килгән мөрәҗәгатькә бәйле рәвештә планнан тыш инспекция визиты үткәрелде, аны үткәргәндә әлеге күпфатирлы йортның фатирында Россия Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 27.09.2003 №170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу очрагы ачыкланды, аерым алганда: торак урыннарны үз ирекле тәртиптә үзгәртеп планлаштырганнар (кухня белән торак бүлмә арасында дивар сүтелгән, газ җиһазлары урнаштырылган бүлмәдә ишек юк). Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан С.Сәйдәшев урамы буенча 40 номерлы күпфатирлы йортта фатир милекчесенә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, аның өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше буенча җаваплылык каралган, административ штраф салу турында карар чыгарылды.

Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, Россия Федерациясе Торак кодексының 29 статьясына таянып, торак фондын саклап калу максатларында Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты адресына хокук бозуларны бетерү буенча кирәкле чаралар күрү өчен хат җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International