2022 ел өчен Чистай РТИ эшчәнлеге нәтиҗәләре

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

2022 елда Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында үткәрелгән контроль-күзәтчелек чаралары кысаларында 279,14 мең кв. метр мәйданлы 155 йорт тикшерелде. Тикшерүләр барышында 211 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 154 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозу турында 30 беркетмә төзелде, гомуми 80,4 мең сумлык штрафлар салынды, шуның 76 мең сумы түләнде.

2022 елда Чистай РТИ адресына барлыгы 215 мөрәҗәгать килде, бу 2021 ел белән чагыштырганда 31 мөрәҗәгатькә кимрәк. Инспекциягә кергән мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 6 мөрәҗәгать ведомство карамагы буенча башка оешмаларга җибәрелде, 183 мөрәҗәгать буенча аларны уңай хәл итү буенча чаралар күрелде һәм аңлатмалар бирелде. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау барышында 15 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 11 беркетмә рәсмиләштерелде, бозучылар 59 мең сумлык штраф санкцияләре салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

2022 елда Чистай торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау тәртибенә карата 31 мөрәҗәгать каралды, шуларның 17се идарәче компанияләргә кагыла карата, 4се – ТМШ, 10ы ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга карата җибәрелгән мөрәҗәгатьләр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ресурс белән тәэмин итү оешмалары адресына законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 4 кисәтү бирелде.

2022 елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча гражданнарга яңадан исәпләүләр 52 045,90 сум күләмендә башкарылды.

Йорт яны территорияләренең санитар торышын контрольдә тоту кысаларында 2022 елда 62 күпфатирлы йортның йорт яны территориясе тикшерелде; ачыкланган бозуларны бетерү өчен  4 кисәтү бирелде, алар билгеләнгән срокларда үтәлгән.

Су басуга каршы чаралар үтәлешенә контрольлек башкару кысаларында идарәче оешмалар адресына 27 кисәтү ясалды.

2022-2023 елларда торак фондын ягып җылыту сезонына әзерләү буенча чаралар үтәлешен контрольдә тоту кысаларында Чистай РТИ тарафыннан 245,6 мең кв.м. торак фонды тикшерелде, 58 хокук бозу очрагы ачыкланды, 8 кисәтү бирелде (бозулар бетерелгән).

Планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә салкын суны исәпкә алуның гомумйорт приборларының булмавы, шулай ук Нурлат шәһәренең күпфатирлы йортларында исәпләү приборларының тикшерү срогы чыгу очраклары билгеләнде. 106 күпфатирлы йорт тикшерелде, 106 тикшерү акты төзелде, хокук бозуларны бетерү буенча 105 күрсәтмә бирелде. Барлык күрсәтмәләр дә үтәлгән.

Күпфатирлы йортларны энергия ресурсларын исәпкә алуның гомумйорт приборлары белән җиһазландыру турындагы ФЗ-261 таләпләрен бозган өчен Чистай РТИ тарафыннан идарәче компанияләренең вазыйфаи затларына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.6 ст. 4 өлеше буенча 6 беркетмә төзелде. Чистай РТИ карары белән идарәче оешмаларның вазыйфаи затлары 5,0 мең сум административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды, барлыгы 30,0 мең сум. Барлык штрафлар да түләнде.

2022 ел капиталь ремонт программасына кертелгән 29 күпфатирлы йортта капиталь ремонт барышын контрольдә тоту кысаларында Чистай РТИ тарафыннан 102 тикшерү уздырылды, 10 кисәтү бирелде (бозулар бетерелгән). Гомуми суммасы 134,105 млн. сумлык 172 башкарылган эшләр акты кабул ителде, шул исәптән КС-2 формасы буенча 149 башкарылган төзелеш-монтаж эшләре акты, гомуми суммасы – 129,103 млн.сум. Капиталь ремонты төгәлләнгән барлык йортлар да эксплуатациягә кабул ителде (эксплуатациягә кертү турында 29 акт имзаланды).

Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар мәгълүматлары буенча, әлеге оешмалар 2022 елда Чистай РТИ күрсәтмәләре һәм кисәтүләре буенча 8121,3 мең сумлык эшләр башкарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International