ИГЪТИБАР! Дәүләт пошлиналарын түләүне яңартып җибәрү турында

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

2023 елның 1 гыйнварыннан күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия биргән, лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү өчен дәүләт пошлиналарын түләү яңартып җибәрелде, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елда Россия Федерациясендә рөхсәт эшчәнлеге үзенчәлекләре турында» 2022 елның 12 мартындагы 353 номерлы карарының 9 пункты нигезендә алар 2022 елның 12 мартыннан 31 декабренә кадәр туктатып торылган иде.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Салым кодексында күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиянең гамәлдә булу срогын озайткан өчен дәүләт пошлинасын түләү каралмаган (РФ Салым кодексының 333.33 ст. 1 пунктындагы 92 пунктчасы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International