Күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты канәгатьләнерлек булмавы турында

2022 елның 30 декабре, җомга

         Түбән Кама районара торак инспекциясе (алга таба – Инспекция) Түбән Кама шәһәре, Менделеев урамы,  3 нче күпфатирлы йортта яшәүченең салкын су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтнең сыйфатсыз күрсәтелүенә карата мөрәҗәгатен карады. Салкын су белән тәэмин итүнең гомумйорт системасының терәк торбасында ярыкны үз вакытында бетермәү аркасында фатирны һәм баскыч күзәнәкләрен су баскан, яшәүчегә матди зыян китерелгән.

         "Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында" 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасы кысаларында һәм ачыкланган бозулар нигезендә «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу» 7.23 ст. буенча, 10 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

        Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча инспекция «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына гомумйорт мөлкәтен карап тоту буенча норматив документларның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм РФ Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлек башкару тәртибе турында»  15.05.2013 ел, №416 карары таләпләре нигезендә халыктан гаризаларны теркәү һәм үтәү вакытында авария-диспетчерлык хезмәтенең корректлы эшен тәэмин итәргә кирәклеге, гомуми файдалану урыннарында су басу эзләрен бетерү турында кисәтү кертте.

       Инспекция кисәтүе буенча хокук бозулар бетерелгән, баскычлы урыннарда штукатур-буяу катламы торгызылган.

       Мөлкәти зыянны бәяләү һәм каплау мәсьәләләре Дәүләт торак инспекциясе органнары компетенциясенә керми һәм мөрәҗәгать итүче белән идарә итүче оешма арасында дәгъва белдерү яисә, бәйсез экспертиза җәлеп итеп, гражданый суд эшчәнлеге тәртибендә хәл ителергә мөмкин, дип аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International