Профилактик визитлар үткәрү

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 ел, №248-ФЗ федераль закон нигезендә, билгеле бер өлкәдә эшчәнлек башкаруга керешүче контрольдә тотылучы затларга, шулай ук гадәттән тыш югары, югары һәм әһәмиятле хәтәрлек категориясенә кертелгән контроль объектларына карата мәҗбүри профилактик визитлар үткәрү каралган.

          Профилактик визитны уздыру барышында карау үткәрелергә, киңәшләр бирергә мөмкин. Шул ук вакытта контрольдә тотылучы зат административ җаваплылыкка тартыла алмый.  Гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә авыр зыян китерү фактлары ачыкланган очракта, гражданнарның сәламәтлегенә зыян һәм сәламәтлегенә авыр зыян китерү  фактлары буенча контроль (күзәтчелек) чарасы башланырга тиеш.

2022 елда Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларга карата 26 профилактик визит планлаштырылган иде, шул исәптән 10сы – төбәк лицензия контролен гамәлгә ашыру кысаларында, 16сы – төбәк торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында. 25 профилактик визит билгеләнгән срокларда үткәрелде, 1 визит, күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген туктатуга (оешманың банкротлыгы) бәйле рәвештә, кире кагылды.

          Профилактик визитны үткәрү кысаларында контрольлектәге затка объектларның куркынычлылык критерийларына туры килүе турында норматив актларда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү кирәклеге турында, хәтәрлек категориясен киметүнең нигезләре һәм тәкъдим ителә торган ысуллары турында, контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында хәбәр ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International