Күпфатирлы йортта торак урынны үзирекле тәртиптә үзгәртеп планлаштырган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

Чистай районара торак инспекциясенә гражданнардан Чистай шәһәренең Привалов урамы буенча 77 нче күпфатирлы йортта бер фатирда үзирекле тәртиптә үзгәртеп планлаштыру эшләренең башкарылуы турында мөрәҗәгать алынды.

Чистай районара торак инспекциясе әлеге фатирга тикшерү үткәрде. Фатирда үзирекле тәртиптә үзгәртеп планлаштыру факты расланды: фатирда ванна һәм бәдрәф бүлмәләре арасында бүлмә бүлгесе сүтелгән, яңа ишек уемы ачылган; торак бүлмә, кухня һәм коридор арасында бүлгеләр сүтелгән, шул ук вакытта милекченең күпфатирлы йортта биналарны үзгәртеп планлаштыруны килештерү турында җирле үзидарә органы карары юк.

Күпфатирлы йортта торак урынны үзирекле рәвештә үзгәртеп планлаштырган фатир хуҗасы Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше буенча 2000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Россия Федерациясе Торак кодексы таләбенә туры китереп, күпфатирлы йортта торак урынны үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору һәм үзгәртеп планлаштыру турындагы мәгълүмат Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан җирле үзидарә органына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International