Чистай районара торак инспекциясе инспекторы тарафыннан, гражданнардан инспекциягә алынган, идарәче оешма эшенең канәгатьләндерерлек булмавы турындагы мөрәҗәгате нигезендә «Наш дом» ИК ҖЧҖ карата уздырылган күчмә планнан тыш тикшерү барышында Чистай шәһәре, Энгельс урамы, 60 номерлы күпфатирлы йорт тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Россия Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды, атап әйткәндә: йорт нигезен су үтүдән саклый торган урыннарда төзексезлекләр бар (утырган урыннар, ярыклар); 3 номерлы секция тамбурында бүлгенең агач балкасы өлешчә бозылган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Наш дом» ИК ҖЧҖ карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
«Наш дом» ИК ҖЧҖ Чистай районара торак инспекциясе җитәкчесе карары белән гаепле дип табылды һәм кисәтү рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Административ хокук бозу сәбәпләрен һәм шартларын бетерү максатында «Наш дом» ИК ҖЧҖ күрсәтмә кертелде, аның үтәлеше Инспекция контроленә алынды.