Торак урыннарын үзирекле тәртиптә планлаштыру

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

 «Уют-4» ИК» ҖЧҖ адресыннан алынган хатка бәйле рәвештә планнан тыш тикшерү үткәрелде, аны үткәргән вакытта Бөгелмә шәһәренең Я.Гашек урамындагы 50 нче торак йорт фатирында Россия Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 27.09.2003 № 170 карары белән расланган Торак фондының техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу очраклары ачыкланды, атап әйткәндә: торак урын үзирекле тәртиптә үзгәртеп корылган (коридордан йокы бүлмәсенә һәм залга керә торган ишек юк; келәт бүлмәсендә ишек уемы сүтелгән һәм кухня белән йокы бүлмәсе арасындагы ишек бүлгесенең бер өлеше сүтелгән).

         Бөгелмә районара торак инспекциясе (алга таба – Инспекция) тарафыннан Я.Гашек урамы буенча 50 номерлы торак йортта фатир милекчесенә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, аның өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше буенча җаваплылык каралган, административ штраф салу турында карар чыгарылды.

           Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, Россия Федерациясе Торак кодексының 29 статьясына таянып, торак фондын саклап калу максатларында Инспекция тарафыннан Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты адресына хокук бозуларны бетерү буенча кирәкле чаралар күрү өчен хат җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International