Лицензия алырга теләүчеләр игътибарына!

2022 елның 16 декабре, җомга

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 июленнән күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия бирү турында гариза бары тик Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрдән)  бердәм порталыннан (http://www.gosuslugi.ru/), Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталыннан (http://uslugi.tatarstan.ru/) файдалану юлы белән электрон документ рәвешендә генә бирелә.

Сылтама (http://uslugi.tatarstan.ru/) ТР ДТИ рәсми сайтында түбәндәге бүлектә урнаштырылган: Эшчәнлек - Дәүләт хезмәтләре - Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү.

Әлеге норма күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензияләү турында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 28 октябрендәге 1110 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга региональ дәүләт лицензия контролен гамәлгә ашыру турында нигезләмәнең 5 пунктында билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International