Күпфатирлы йортны капиталь ремонтлау – гомуми милекнең тузган конструктив элементларының проблемаларын хәл итү, шул исәптән аларны торгызу яки, бу мөлкәтнең эшләвен яхшырту өчен, алыштыру.
Узып баручы елда Чаллы шәһәре, Тукай, Минзәлә һәм Актаныш муниципаль районнары территориясендә урнашкан КФЙ капиталь ремонт ясауның төбәк программасында 142 күпфатирлы йортта 317 эш төре буенча 1 млрд. 345 млн. сумлык гомумйорт милкенә капиталь ремонт ясалган.
Вакыт таләбе – гомумйорт мөлкәтенең эксплуатацион характеристикаларын яхшырту, экологияне бозмыйча яшәү тирәлеген яхшырту.
Бу, шул исәптән, ТКХ һәм ремонт өлкәсендә инновацион төзелеш материалларын һәм энергия нәтиҗәлелеге технологияләрен куллану, гамәлгә кертү һәм файдалану, шуның нәтиҗәсендә йортның энергия нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә.