Кайнар су белән тәэмин итү системасыннан җылы идән – үзгәртеп кору!

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

«Челныстройремонт» ИО ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан Тынычлык проспекты буенча 92 номерлы КФЙ гомумйорт милеген капиталь ремонтлау барышына мониторинг үткәрү барышында кайнар су белән тәэмин итү системасына үзирекле рәвештә тоташтырылып, «җылы идән» ясау очрагы  ачыкланды.

         Ачыкланган хокук бозу очрагы буенча Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше буенча «җылы идән» монтажлаган бина милекчесенә карата административ эш кузгатылды.

         Административ хокук бозу турындагы эшне карау барышында хокук бозучы тарафыннан тикшерү актлары күрсәтелде, алар нигезендә «җылы идән» системасын демонтажлау факты расланды.

         Бу уңайдан, Түбән Кама районара торак инспекциясе административ җаваплылыкка тартып, кисәтү белән генә чикләнде.

         Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, инженерлык системалары эшен бозуга китереп, торак йортларны, фатирларны үзгәртеп кору рөхсәт ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International