2022 елның 11 аендагы эш нәтиҗәләре

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан  гражданнарның үз хокукларын яклау өчен шикаятьләрен карау өлешендә дәүләт торак контролен гамәлгә ашыру кысаларында 1 453 мөрәҗәгать алынды, 30 профилактик һәм 39 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелде.

        Тиешле таләпләрне бозуның ачыкланган билгеләре буенча закон таләпләрен бозуның ярамавы турында 423 кисәтү игълан ителде, мәҗбүри таләпләрне бозуларны бетерү турында 22 күрсәтмә бирелде.

        Контрольлектәге затларга Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан белдерелгән күрсәтмәләр һәм кисәтүләрне үтәүнең бәясен чагылдырудан чыгып, 101 күпфатирлы йортта 17 941 млн.сумлык агымдагы һәм капиталь характердагы ремонт ясалган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International