261-ФЗ номерлы федераль законның 12 статьясындагы 3 өлеше нигезендә эксплуатацияләү процессында күпфатирлы йортның энергетика нәтиҗәлелеге классы энергетика ресурслары чыгымының еллык чагыштырма зурлыгының факттагы күрсәткечләре турында декларация (алга таба - декларация) нигезендә дәүләт торак күзәтчелеге органы тарафыннан күпфатирлы йортның энергетика нәтиҗәлелеге классын әлеге актны төзегән вакытка күрсәтеп, энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә туры килүен тикшерү акты бирү юлы белән, Кагыйдәләрдә бигеләнгән тәртиптә билгеләнә һәм раслана.
Декларация күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләре (күпфатирлы йорт балән турыдан-туры идарә итү гамәлгә ашырылганда) яки күпфатирлы йорт белән идарә итүче зат тарафыннан бирелә.
Күпфатирлы йортның энергетика нәтиҗәлелеге классы эксплуатация процессында күпфатирлы йортның энергия нәтиҗәлелеге классы турындагы акт бирелгәннән соң 3 айдан да соңга калмыйча раслана. Күпфатирлы йортның энергетика нәтиҗәлелеге классы күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләре карары яисә күпфатирлы йорт белән идарә итүне гамәлгә ашыручы зат инициативасы буенча раслана. Күпфатирлы йортның энергетика нәтиҗәлелеге елына бер тапкырдан артмаган ешлыкта раслана.
Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан 2022 елда Лениногорск муниципаль районының 19 күпфатирлы йортына энергия нәтиҗәлелеге класслары бирелде.