«Уют-4» ИК» ҖЧҖ килгән хат белән бәйле рәвештә планнан тыш инспекция визиты үткәрелде, аны үткәргәндә Бөгелмә шәһәренең Ворошилов урамы, 1 нче торак йорт фатирында Россия Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 27.09.2003 ел, №170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу очраклары ачыкланды, аерым алганда: торак үзирекле тәртиптә үзгәртеп корылган (коридор белән торак бүлмә арасындагы бүлгенең бер өлеше, кухняда ишек уемы, коридорда һәм торак бүлмәдә ишек уемы демонтажланган).
Бөгелмә районара торак инспекциясе (алга таба – Инспекция) тарафыннан Ворошилов урамы буенча 1 номерлы торак йортта фатир милекчесенә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, аның өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше буенча җаваплылык каралган, административ штраф салу турында карар чыгарылды.
Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, Россия Федерациясе Торак кодексының 29 статьясына таянып, торак фондын саклап калу максатларында Инспекция тарафыннан Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты адресына хокук бозуларны бетерү буенча кирәкле чаралар күрү өчен хат җибәрелде