Идарәче компаниянең гомуми йорт милеген тиешенчә карап тотмавына һәм гамәл кылмавына кагылышлы мөрәҗәгатьне карау турында.

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Зәй шәһәре, Никифоров ур., 83а номерлы йортта яшәүченең йортны тиешенчә карап тотмау һәм идарәче компания тарафыннан гомумйорт милеген вакытында ремонтлау буенча чаралар күрелмәве турындагы мөрәҗәгате каралды.

           «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә уздырылган инспекция визиты кысаларында үткәрелгән контроль-күзәтчелек чаралары барышында гомумйорт мөлкәтен: фасадны, подвал бүлмәсен, баскыч мәйданчыкларын карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу очраклары, вентиляция системасы эшенең канәгатьләндерерлек булмавы, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүдә басым булмавы ачыкланды

           Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, гомумйорт милеген карап тоту һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлешендә ачыкланган хокук бозулар буенча «Зәй шәһәре ТКХ» ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру» 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.

            «Зәй шәһәре ТКХ» ИК ҖЧҖ адресына ачыкланган бозуларны билгеләнгән тәртиптә бетерү турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәне үтәү инспекция тарафыннан контрольгә алынды.

            Никифоров урамындагы 83нче йорт фасадының, подъездларының, электр белән тәэмин итү системасының торышы канәгатьләнерлек булмауны исәпкә алып, Зәй муниципаль районы Башкарма комитетына әлеге йортны күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәтен капиталь ремонтлау буенча кыска вакытлы программага кертү кирәклеге турында хат юлланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International