Капиталь ремонт объектларында кабель хуҗалыгын норматив хәлгә китерү турында

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска сроклы планы нигезендә, 2022 елда Түбән Кама муниципаль районында 150 эш төре буенча 112 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган.

          Капиталь ремонт программасын тормышка ашыру барышында Түбән Кама районара торак инспекциясе, эшләр башкару сыйфатын тикшерү белән бер үк вакытта, капиталь ремонт объектларында асылмалы элемтә линияләрен һәм асылмалы кабель чыбыкларын тәртипкә салуны контрольдә тотты. Тикшерү нәтиҗәсендә 21 йортта хокук бозулар ачыкланды.

          Барлык күпфатирлы йортларда да капиталь ремонт эшләре тәмамланган, асылмалы кабель линияләре тәртипкә китерелгән һәм объектларның фотолары белән расланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International