Бөгелмә районара торак инспекциясе Бөгелмә шәһәре, Сәйдәшев урамы, 1 нче торак йортта яшәүченең аның мөрәҗәгатенә вакытында җавап бирмәү турындагы мөрәҗәгатен карап тикшерде.
Инспекция үткәргән контроль-күзәтчелек чарасында 2022 елның 10 октябрендәге мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар расланды.
РФ Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәртибе турында» 2013 елның 15 маендагы 416 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләре таләпләрен бозган өчен «Уют-4» ИК» ҖЧҖ директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды