Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама районы, Благодатное авылында яшәүчедән «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү» коммуналь хезмәте өчен түләү исәпләүнең дөреслегенә карата килгән мөрәҗәгать каралды.
Мөрәҗәгать итүче тарафыннан бирелгән мәгълүматны карау нәтиҗәләре буенча Көнчыгыш зонада региональ оператор - «Гринта» ҖЧҖ тарафыннан әлеге коммуналь хезмәт өчен түләүнең нигезсез исәпләнелүе ачыкланды: мөрәҗәгать итүче карамагындагы җир участогында йорт һәм нинди дә булса каралты-куралар юк, бу Дәүләт теркәве кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР идарәсе тарафыннан расланган, авыл җирлеге башкарма комитеты мәгълүматлары буенча җир участогы кулланылмый, хуҗалык эшчәнлеге анда алып барылмый.
Мөрәҗәгатьне карау материаллары буенча «Гринта» ҖЧҖ белән килештерү буенча мөрәҗәгать итүчегә «ККК белән эш итү» хезмәте буенча 3814,01 сумлык түләү яңача исәпләнгән (киметелгән). Алга таба түләү исәпләнми.