Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең гомумйорт мөлкәтен тоту кагыйдәләрен бозуына карата Түбән Кама шәһәре, Спорт урамы, 21 нче йортта яшәүчеләрнең коллектив мөрәҗәгате карап тикшерелде.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең мәгълүматлары буенча йорт подвалын вакыт-вакыт канализация суы баса, канализация исе баскычлы урыннарга һәм фатирлар бүлмәләренә үтеп керә, шул рәвешле биредә яшәүчеләр өчен уңайсыз шартлар тудырыла.
Күпфатирлы йорт белән идарә иткәндә Россия Федерациясе Торак кодексының 1ст. 161 өлеше нигезендә, идарәче оешма күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләре алдында гомуми йорт мөлкәтен тиешле дәрәҗәдә карап тотуны тәэмин итә торган һәм сыйфаты техник регламентларның һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне тоту кагыйдәләренең таләпләренә туры килергә тиеш булган барлык хезмәтләрне (яисә) башкаруны тәэмин иткән өчен җавап бирә.
Халыкның күмәк мөрәҗәгатендә гражданнарның сәламәтлегенә зыян китерү куркынычы билгеләрен, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланучының хокукларын бозу очракларын исәпкә алып, Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан әлеге мөрәҗәгать «ПЖКХ - 17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе белән контроль (күзәтчелек) чарасын уздыру кысаларында каралды.
Үткәрелгән планнан тыш тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган бозулар буенча «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.3 статьясы («Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру») буенча 25 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Түбән Кама районара торак инспекциясе күрсәтмәсе буенча «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан җибәрелгән кагыйдә бозулар бетерелгән, эшләрнең үтәлеше гариза бирүче тарафыннан расланган