Түбәдән су үтү турында

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Түбән Кама районара торак инспекциясе Зәй шәһәре, Ленин урамы, 28 номерлы йортта яшәүченең түбәдән фатирга су үтүе турындагы мөрәҗәгатен карады.

          Россия Федерациясе Торак кодексының 36 һәм 162 статьялары һәм күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту кагыйдәләре нигезендә идарәче оешмалар күпфатирлы йортның гомуми милкен тиешле хәлдә карап тотарга тиеш. Үз вазыйфаларын үтәмәгән очракта, идарәче компанияләр законнар нигезендә җаваплы булалар.

          Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча «Зәй шәһәренең ТКХ ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясенә норматив актларда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү кертелде.

          Кисәтү үтәлгән, хокук бозулар бетерелгән, бу турыда гариза бирүче белән берлектә тиешле акт төзелгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International