Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан мөрәҗәгатьне карау

2022 елның 28 октябре, җомга

Чәчәкле бульвар урамы буенча 1 нче күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтен карап тоту буенча лицензия таләпләрен бозган өчен «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Җаваплылыкка тарту өчен күпфатирлы йортта яшәүченең мөрәҗәгате сәбәп булды. Гариза бирүче озак вакытлар дәвамында идарәче компаниягә түбәдән су үтүдән зарланып мөрәҗәгать иткән. Әмма идарәче компания тарафыннан ремонт эшләре алып бару һәм мәсьәләне хәл итү буенча чаралар күрелмәгән.

Контроль-күзәтчелек чарасы кысаларында инспектор тарафыннан түбә катламының һәм су бүлү системасының төзек булмавы ачыкланды, бу хәл аның бозылуына, төбеннән кубуына, җөйләре таралуга һәм түшәм катламындагы катлар арасында аралыклар барлыкка китергән.

Нәтиҗәдә, вазыйфаи затка 50 000 сум күләмендә административ штраф салынды.

Җитешсезлекләр бетерелгән, күрсәтмә инспекция контроленнән алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International