Түбән Кама районара торак инспекциясе Зәй шәһәре, Җиңү проспекты буенча 1/23-нче номерлы йортның 2 нче фатирында яшәүченең кайнар су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләүнең дөреслегенә карата мөрәҗәгатен карап тикшерде.
Әлеге күпфатирлы йорт белән идарә итүне «Зәй шәһәре ТКХ идарәче компаниясе» ҖЧҖ лицензия нигезендә башкара.
Юридик зат белән үзара бәйләнешкә кермичә үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасы, торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә (счет-квитанцияләр) беркетелгән бердәм түләү документларын, Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган белешмәләрне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрендә билгеләнгән коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау тәртибенең бозылу билгеләре ачыкланды.
«Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан, мөрәҗәгать итүченең фатирында, кайнар су белән тәэмин итүне исәпләүнең индивидуаль приборлары күрсәткечләрен тикшергәндә исәпкә алу приборы эшенә рөхсәтсез тыкшыну турында нигезсез акт төзелеп, индивидуаль пломба бозылмаган булуына карамастан, кайнар су белән тәэмин итү өчен арттырып, арттырылган коэффициент белән өстәмә түләү исәпләнгән, ә исәпкә алу приборының нибары тикшерү чоры гына узган булган.
Үткәрелгән контроль (күзәтчелек) чарасы нәтиҗәләре буенча Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан «Зәй ш. ТКХ ИК» ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплаганда мәҗбүри таләпләрне бозу очраклары турында кисәтү кертелде, аны үтәү кысаларында торак урын милекчесенә кайнар су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләү 14 669 сум 68 тиен күләмендә (аның файдасына) яңадан исәпләнде