Су чыгару буенча гомумйорт системасындагы төзексезлек бетерелде

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Түбән Кама районара торак инспекциясе Түбән Кама шәһәре, Тынычлык проспекты ур. буенча 28 номерлы йортта яшәүче хатынның йортта гомуми милекне карап тоту буенча законнардагы таләпләр бозылуына карата мөрәҗәгатен карап тикшерде.

          Гариза белән мөрәҗәгать итүче үзенең мөрәҗәгатендә подвал бүлмәсен вакыт-вакыт су басуына, 1 нче каттагы фатирларда даими рәвештә канализация исе булудан зарлана. Мөрәҗәгать итүченең хезмәт күрсәтүче оешмага һәм идарәче компаниягә берничә тапкыр мөрәҗәгать итүе нәтиҗә бирмәгән.

          Күпфатирлы йорт белән идарә иткәндә Россия Федерациясе Торак кодексының 1 ст. 161 өлеше нигезендә, идарәче оешма күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләре алдында гомуми йорт мөлкәтен тиешле дәрәҗәдә карап тотуны тәэмин итә торган һәм сыйфаты техник регламентларның һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне тоту кагыйдәләренең таләпләренә туры килергә тиеш булган барлык хезмәтләрне (яисә) башкаруны тәэмин иткән өчен җавап бирә.

          Планнан тыш тикшерү-күзәтчелек чарасы кысаларында мөрәҗәгать итүченең мөрәҗәгатендә бәян ителгән фактлар расланды.

         Үткәрелгән планнан тыш тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган бозулар буенча ташландык суларны агызу буенча коммуналь хезмәтләр сыйфатының канәгатьләндерерлек булмавы «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе Инспекция тарафыннан административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу» 7.23 статьясы буенча 10 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

         Түбән Кама районара торак инспекциясе күрсәтмәсе буенча «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан кагыйдә бозулар бетерелгән, эшләрнең үтәлеше гариза бирүче тарафыннан расланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International