Лицензия таләпләрен бозган өчен идарәче компанияне җаваплылыкка тарту турында

2022 елның 14 октябре, җомга

Чистай районара торак инспекциясе инспекторы тарафыннан, гражданнардан инспекциягә алынган, идарәче оешма эшенең канәгатьләндерерлек булмавы турындагы мөрәҗәгате нигезендә «Мельничная площадь» ИК ҖЧҖ  карата уздырылган планнан тыш тикшерү барышында Чистай шәһәре, Тукай мәйданы, 86 номерлы күпфатирлы йорт тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Россия дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 27.09.2003 ел, № 170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларын бозу очраклары ачыкланды: подвал бинасы чүпләнгән; җылытылмый торган подвал бүлмәсендә суүткәргеч торбаларның җылылык изоляциясе бозылган; подвал бүлмәсендә яктырту приборлары төзек түгел; подвал бүлмәсендә су белән тәэмин итү һәм канализация торбаларының герметиклыгы бозылган. 

Инспекция визиты нәтиҗәләре буенча «Мельничная площадь» ИК ҖЧҖ карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

«Мельничная площадь» ИК ҖЧҖ Чистай районара торак инспекциясе җитәкчесе карары белән гаепле дип табылды һәм кисәтү рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү максатында, «Мельничная площадь» ИК ҖЧҖ адресына күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше инспекция контроленә алынды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International