Татарстан Республикасы Арбитраж суды лицензия таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту турындагы карарны үз көчендә калдырды

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

«Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтен карап тоту буенча лицензия таләпләрен бозган өчен Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җәзага тартылды.

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту өчен күпфатирлы йортта яшәүченең мөрәҗәгате сәбәп булды. Шикаять бирүче озак вакыт дәвамында «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә түбәдән су үтүе турында мөрәҗәгать иткән. Әмма идарәче компания тарафыннан ремонт эшләрен башкару һәм мәсьәләне хәл итү өчен чаралар күрелмәгән.

Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактлар буенча Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан планнан тыш күчмә контроль-күзәтчелек чарасы (күчмә тикшерү) уздырылды һәм түбә япмасының һәм ташландык суларны агызу системасының төзек булмавы ачыкланды, бу деформация үсешенә, нигездән аерылуга, җөйләр һәм тукымалар арасында аерымланулар барлыкка китерә. «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан түшәм нигезенә таба катлар арасы үзара гидроизоляцияләп ябыштырылмаган.

Ачыкланган бозулар буенча «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе 250 000 сум күләмендә административ штраф салынды. Ачыкланган бозуларны бетерү максатыннан идарәче компаниягә күрсәтмә бирелде, ул билгеләнгән вакытта тулысынча үтәлде.

2022 елның 23 сентябрендә «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең шикаяте ТР Арбитраж суды тарафыннан каралды һәм канәгатьләндерелмәде.

«Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең шикаятен карап, ТР Арбитраж суды шикаятьне канәгатьләндерү өчен нигез тапмады, шулай ук җәзаны йомшарту өчен дә нигез юк булып чыкты, чөнки «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ элек административ җәзага тартылган булган инде һәм административ хокук бозу кылган вакытта идарәче компания кече һәм урта эшкуарлык субъектлары реестрында урта предприятие сыйфатында тора, димәк, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 4.1.2 статьясының 2 өлешендә билгеләнгән кагыйдәләр аңа кагылмый, алар бары тик кече предприятиеләргә һәм микропредприятиеләргә генә кагыла.

Кылган хокук бозуны аз дәрәҗәдә әһәмиятле дип тану өчен суд тарафыннан нигезләр билгеләнмәде. Торак күзәтчелеге органы карары үз көчендә калды, «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең шикаяте канәгатьләндермичә калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International