Югары торучы судлар лицензия таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартуның законлы булуын кабат расладылар

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

2021 елның 04 августында «Бумажник» ТИ ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча идарәдә булган күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтен карап тоту буенча лицензия таләпләрен бозган өчен штраф рәвешендә административ җәзага тартылган.

Административ законнарның әлеге статьясы буенча административ җаваплылыкка тарту өчен Чаллы шәһәре, Габдулла Тукайның яр буе урамындагы 51 нче йортта яшәүчеләрнең Инспекциягә генә түгел, ә массакүләм мәгълүмат чараларына да мөрәҗәгать итүе сәбәп булган. Мөрәҗәгать итүчеләр озак вакыт дәвамында «Бумажник» идарәче компаниясенә подвал бинасында канализациянең төзек булмавы, нәтиҗәдә беренче катта урнашкан фатирларны су басуы турында мөрәҗәгать иткәннәр.

Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактлар буенча Чаллы районара торак инспекциясе объектка планнан тыш күчмә тикшерү үткәрде һәм канализация системасының төзексез торышын, подвал бинасын су басуны ачыклады, махсус чокырдан су чыгарылмаган, явым-төшем канализациясендәге торбаүткәргечләр өслегендә коррозия участоклары булуы ачыкланды.  «Бумажник» ТИ ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан чорма бүлмәсендә һәм күпфатирлы йорт түбәсендәге чүп-чарны җыештыру буенча чаралар күрелмәгән, түбәндә су кабул итү бүрәнкәсе яклагыч рәшәткә белән җиһазландырылмаган, күпфатирлы йорт подъездындагы пластик тәрәзәләрдә тоткычлар юк, чорма бүлмәсендә яктырту юк.

Ачыкланган бозулар буенча «Бумажник» ТИ ҖЧҖ идарәче компаниясе 125 000 сум күләмендә административ штрафка тартылды. Ачыкланган бозуларны бетерү максатында идарәче компаниягә күрсәтмә бирелде, ул билгеләнгән вакытта тулысынча үтәлде.

«Бумажник» ТИ ҖЧҖ идарәче компаниясе административ җаваплылыкка тартуга карата 2021 елда шикаять бирергә тырышты. Ләкин, фемида каты торды һәм кабул ителгән суд актлары белән административ җаваплылыкка тартуның һәм административ штраф рәвешендә җәза чаралары күрелүнең законлы булуын раслады.

Самара шәһәренең Гомуми юрисдикциядәге алтынчы кассация суды һәм Татарстан Республикасы Югары суды тарафыннан «Бумажник» ТИ ҖЧҖ идарәче компаниясе шикаятен тагын бер кат карау барышында Чаллы районара торак инспекциясенә административ җаваплылыкка тарту турындагы карарны үзгәртергә яки юкка чыгарырга мөмкинлек бирә торган шартлар булуы ачыкламады.

Билгеләнгән административ штраф «Бумажник» ТИ ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан тулысынча түләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International