Идарәче компания җитәкчесен административ җаваплылыкка тарту турында

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Әлмәт районара торак инспекциясе Әлмәт районының Түбән Мактама ш.т.п. Садовая урамындагы 17 нче торак йортта яшәүченең подвал бүлмәсен су басуга карата мөрәҗәгатен карады.

Күпфатирлы йортны тикшерү нәтиҗәсендә гомумйорт мөлкәтен карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды, аерым алганда: подвал бүлмәсен су баскан, подвалда һәм подъездларның баскыч читлекләрендә канализация исе килә.

Күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозган өчен, «ЖЭУ-11» ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча, 25 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Ачыкланган бозуларны бетерү өчен идарәче компаниягә күрсәтмә бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше Әлмәт районара торак инспекциясе контролендә кала

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International