Бөгелмә районара торак инспекциясе (алга таба – Инспекция) Бөгелмә шәһәренең Нефтьчеләр урамындагы 22 нче торак йортта яшәүченең торак йортны тиешенчә тотмауга (чормага үтеп керә торган урынга бикли торган җайланма юк, подъездларда кат щитлары ябык) карата мөрәҗәгатен карады.
Инспекция тарафыннан 05.09.2022 көнне үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасы барышында мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар расланды. Әлеге бозулар кеше гомеренә зыян китерү һәм сәламәтлеккә авыр зыян китерү, түбәгә ирекле үтеп керү, гражданнарның куркынычсыз яшәве һәм террорчылыкка каршы көрәш турындагы закон таләпләрен үтәмәүгә китерә.
РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларын бозган өчен «Уют-4 «ИК» ҖЧҖ директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган бозуларны бетерүгә «Уют-4» ИК» ҖЧҖ адресына Инспекция тарафыннан күрсәтмә бирелде. 12.09.2022 көненә барлык хокук бозулар бетерелгән, күрсәтмә үтәлгән.