2023 елга законда саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычларын профилактикалау программасы проекты ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан иҗтимагый фикер алышу өчен урнаштырылды

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2023 елга ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан төбәк дәүләт торак контроле (күзәтчелеге) вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда закон нигезендә саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү (зыян салу) куркынычларын кисәтү программасы проекты эшләнде һәм иҗтимагый фикер алышу өчен урнаштырылды. Әлеге эш «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законның 44 статьясы һәм «Контрольлек (күзәтчелек) органнары тарафыннан закон нигезендә саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү (зыян салу) куркынычларын кисәтү программасын эшләү һәм раслау кагыйдәләрен раслау турында» 2021 елның 25 июнендәге 990 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә контрольдә тотыла торган барлык затлар тарафыннан зарури таләпләрне намус белән үтәүгә этәргеч ясау, зарури таләпләрне бозуга һәм (яисә) закон нигезендә саклана торган кыйммәтләргә зыян китерә (зыян сала) торган шартлар турында зарури таләпләрне контрольдә тотучы затларга җиткерү, аларны үтәү ысуллары турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру өчен шартлар тудыру максатларында гамәлгә ашырыла.

Программа проекты «Төбәк дәүләт торак контроле (күзәтчелеге)» бүлегенең «Зарури таләпләр бозылуны кисәтү» бүлекчәсендә урнаштырылган

Программа проектына карата искәрмәләр һәм тәкъдимнәр булган очракта, аларны, «2023 елга программа проекты» тамгасы белән, ТР Дәүләт торак инспекциясенә  tatgi@tatar.ru электрон адресы буенча җибәрүегез сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International