Чистай районара торак инспекциясенә Чистай шәһәре Башкарма комитетыннан Чистай шәһәрендә К.Маркс урамы буенча 24 йорт адресында торак урынны билгеләнеше буенча кулланмау турында мәгълүмат килде.
Чистай РТИ тарафыннан әлеге мәгълүматны карау нәтиҗәсендә түбәндәгеләр билгеләнде: торак милекчесе тарафыннан торак урында кафе ясалган, шул ук вакытта торак бинаны торак булмаган бинага күчерүне раслаучы кирәкле документлар юк.
Әлеге хокук бозу очрагына юл куйган милекче Чистай РТИ тарафыннан кисәтү рәвешендә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Хәзерге вакытта милекче тарафыннан хокук бозуларны бетерү чаралары күрелгән: торак урын кафе сыйфатында файдаланылмый.