ТР Спас районы прокуратурасы Болгар шәһәренең Горький урамы буенча 24 нче йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгате буенча «Шеронова-23» ТМШ эшчәнлегендә торак законнары таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Болгар шәһәренең Горький урамы буенча 24 нче торак йортта уздырылган тикшерү барышында Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозулар; түбә япмасында җитешсезлекләр булуы, түбәдән су үтү, тышкы су чыгару системасында төзексезлекләр булуы ачыкланды.
ТМШ рәисенә карата прокуратура Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен административ хокук бозу турында эш кузгатты һәм ведомстволык буенча карау өчен Чистай РТИ җибәрде.
Чистай РТИ башлыгы карары белән ТМШ рәисе гаепле дип табылды һәм 7.22 статья буенча 5 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү максатыннан, «Шеронова-23» ТМШ рәисенә инспекция контроленә алынган тәкъдим кертелде.