Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан 2023-2025 елларга Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау буенча кыска сроклы программалар (алга таба –кыска сроклы программалар) килештерелде.
Кыска сроклы программаларга кертелгән барлык йортлар да инспекция тарафыннан тикшерелде. Эшләрне башкару кирәклеге расланды. Кыска сроклы программаларны килештерү турында мәгълүмат «Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасына кертелде.
Инспекцияләнүче районнарның башкарма комитетлары тарафыннан кыска сроклы программаларны формалаштырганда Түбән Кама районара торак инспекциясенең күрсәтелгән программаларга күпфатирлы йортларны кертү кирәклеге турындагы тәкъдимнәре исәпкә алынган, аларда капиталь ремонт уздыру кирәклеге гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре белән расланган.