2022-2023 елларда Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама районы торак пунктларында 1002 күпфатирлы йортны ягып җылыту сезонына әзерләү таләп ителә, шуларның 965се үзәктән җылытыла, 37се индивидуаль җылытыла.
Күпфатирлы йортларны ягып җылыту сезонына әзерләү расланган графиклар нигезендә башкарыла.
2022 елның 29 августына 958 йорт буенча йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү системаларын опрессовкалау актлары алынган, бу үзәктән җылытыла торган йортларның гомуми саныннан 99%ын тәшкил итә. Бер үк вакытта, торак фондка хезмәт күрсәтүче оешмалар тарафыннан фатир эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү максатларында, вентиляция каналларының һәм төтен чыга торган юлларның эш торышы тикшерелә, барлыгы 999 акт (99.7%) алынган. Торак йортларның алдагы ягып җылыту сезонына әзерлек паспортлары 959 йортка рәсмиләштерелгән, бу күпфатирлы йортларның 95,7%ын тәшкил итә.
Торак фондының 2022-2023 елларда ягып җылыту сезонына әзерлеген раслый торган барлык документлар идарәче оешмалар тарафыннан «Татарстан Республикасы Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасына кертелә.
Түбән Кама муниципаль районында күпфатирлы йортларны киләсе ягып җылыту сезонына әзерләүне тикшереп тору кысаларында, уздырылган планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына гомуми йорт милкен карап тоту һәм ремонтлаганда мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 29 кисәтү кертелде, аларның үтәлеше контрольдә тотыла.