Йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау буенча контроль-күзәтчелек чараларын уздыру турында

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районара торак инспекциясе Түбән Кама шәһәре, Вахитов пр. буенча 9 нчы йортта яшәүче хатынның йортта гомуми милекне карап тоту буенча законнардагы таләпләр бозылуына карата мөрәҗәгатен карап тикшерде.

Мөрәҗәгать итүче үз мөрәҗәгатендә торак урынны даими рәвештә су басуга, гел дым булуына һәм стеналарда күгәрек барлыкка килүеннән зарлана. Әлеге йорт белән идарә итә торган  «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрелми.

Күпфатирлы йорт белән идарә иткәндә Россия Федерациясе Торак кодексының 1ст. 161 өлеше нигезендә, идарәче оешма күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләре алдында гомуми йорт мөлкәтен тиешле дәрәҗәдә карап тотуны тәэмин итә торган һәм сыйфаты техник регламентларның һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне тоту кагыйдәләренең таләпләренә туры килергә тиеш булган барлык хезмәтләрне (яисә) башкаруны тәэмин иткән өчен җавап бирә.

Татарстан Республикасы Прокуратурасы тарафыннан килештерелгән планнан тыш тикшерү-күзәтчелек чарасы кысаларында мөрәҗәгать итүченең мөрәҗәгатендә бәян ителгән фактлар расланды.

Үткәрелгән планнан тыш тикшерү нәтиҗәләре һәм лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлешендә ачыкланган бозулар буенча, «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру» дигән 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча, 25 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

«ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ билгеләнгән тәртиптә ачыкланган бозуларны 15.09.2022 кадәр бетерү турында күрсәтмә бирелде

Күрсәтмәнең үтәлеше ТКРТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International