Капиталь ремонт үткәрүнең барышы турында

2022 елның 19 августы, җомга

ТР ДТИ үзәк инспекторлык бүлеге тарафыннан Арча муниципаль районы территориясендә күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча башкарылган эшләрнең туры килү-килмәве буенча контроль чаралар үткәрелде. Күчмә тикшерүләр кысаларында Арча шәһәренең М.Горький урамы, 21 һәм 27, Мостовая урамы, 17; Төзүчеләр урамы, 5 һәм Мәктәп урамы, 58 адреслары буенча урнашкан йортлардагы фасадлар, подъездлар карап чыгылды. Эшләр проект-смета документациясе нигезендә башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International