Профилактик визитлар үткәрү

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 ел, №248-ФЗ федераль закон нигезендә, билгеле бер өлкәдә эшчәнлек башкаруга керешүче контрольдә тотылучы затларга, шулай ук гадәттән тыш югары, югары һәм әһәмиятле хәтәрлек категориясенә кертелгән контроль объектларына карата мәҗбүри профилактик визитлар үткәрү каралган.

Әлмәт районара торак инспекциясе агымдагы елның апрель-июль айларында план-график буенча законда саклана торган кыйммәтләргә зыян салу (зарар китерү) хәтәрлекләрен кисәтү буенча 5 профилактик визит үткәрде, әлеге визитлар Әлмәт шәһәренең 4 идарәче компаниясенә карата күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча лицензия контроле буенча, Әлмәт шәһәренең 1 торак милекчеләре ширкәтенә карата региональ дәүләт торак күзәтчелеге буенча гамәлгә ашырылды.

Инспекциягә мәҗбүри профилактик визит үткәрүдән баш тарту турында белдерүләр алынмады.

Визит барышында контрольлектәге затларга аларның эшчәнлегенә карата куела торган мәҗбүри таләпләр, аларның куркынычлылык критерийларына туры килүе, хәтәрлек категориясен киметүнең нигезләре һәм тәкъдим ителә торган ысуллары, шулай ук контрольлек объектына карата аны хәтәрлек категориясенә кертүдән чыгып үткәрелә торган контрольлек (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International